1 декабрьгә чаклы милек буенча салымны түлә!

2016 елның 17 августы, чәршәмбе

 

Салым органнары тарафыннан барлык физик затларга милеккә салымнарын түләргә кушылган хатлар җибәрелгән. Федераль Салым хезмәте инспекциясенең Татарстан Республикасы буенча 9нчы районара бүлеге бурычларны 1декабрьдән дә соңга калмый түләргә чакыра.
 
 Салымны исәпләү буенча сораулар туганда яки түләүне билгеләгән хат килеп җитмәгәндә физик затлар инспекциянең үзенә яки www.r16nalog.ru сайты аша мөрәҗәгать итә алалар.
 
Үзеңнең түләүләреңне “Салым түләүче физик затның шәхси кабинеты” аша контрольдә тотарга була.  
 
Әлеге сервистан салымнар буенча бурычларны, исәпләнгән һәм түләнгән салымнар суммасын белергә, күчемле һәм күчемсез милек турында мәгълүмат алырга була. Шулай ук сервис аша салым инспекциясеннән җибәрелгән хатларны, түләү турындагы квитанцияләрне алырга, салым бурычын түләргә, үзең килмичә генә инспекциягә мөрәҗәгать итәргә була.
 
 
 
Салымнарны банк бүлекчәләрендә генә түгел, банкларның электрон сервислары аша да түләргә була. Моның өчен www.r16nalog.ru 
 
интернет-сервисында “Заплати налоги” бүлегенә керергә кирәклеген искәртә Федераль Салым хезмәте инспекциясенең Татарстан Республикасы буенча 9нчы районара бүлеге.
 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International