Бу матур эчтәлекле чарада ""Гиндукуш" хәрби дан музее" хезмәткәрләре дэ катнашты

2016 елның 19 августы, җомга

Сарманның Җәлил бистәсендә 17 август көнне Муса Җәлилне искә алу кичәсе үтте. 
Чарага күпсанлы кунаклар килде: Шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова, аның кызы Татьяна Малышева, Муса Җәлилнең оныкчыклары Михаил Митрофанов-Җәлил һәм Елизавета Малышева, Казанның Муса Җәлил музей-фатиры мөдире Нәзирә Фәттахова, музей-фатирның өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Харрасова, “җәлилче”, язучы Абдулла Алишның бертуганының улы Илдар Алишев. 
Кичәгә чакырылган зур кунакларның әлеге чара хөрмәтенә оештырылган күргәзмә белән таныштылар, аннары "Җәлилнефть" идарәсенең Хезмәт Даны музеен да карап чыктылар . Кичке 18 сәгатьтә Мәдәният сараеның зур залында "Җәлил исемен горур йөртәбез" әдәби-музыкаль кичәсе узды. Анда Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, Муса Җәлил шигъриятен сөючеләр катнашты. Кичәдә Муса Җәлил шигырьләре, шагыйрьнең нәселен дәвам итүче туганнары тарафыннан уен коралларында классик музыка яңгырады. Чулпан Җәлилевна хатирәләре белән уртаклашты.
Бу матур эчтәлекле чарада ""Гиндукуш" хәрби дан музее" хезмәткәрләре Гарипова Р.Р. һәм Гайнетдинова Л.М. дә катнашты. Бу очрашу күңелләрдә тирән эз калдырды. Халкыбыз горурлыгы булган герой шагыйребезнең дәвамчылары белән очрашуыбыз белән без чиксез горурланабыз.

17 августа в поселке Джалиль прошел литературно-музыкальный вечер “Җәлил исемен горур йөртәбез”, посвященный чествованию памяти джалиловцев. Среди приглашенных на мероприятие Дочь Мусы Джалиля – Залилова Чулпан Мусеевна, внучка – Малышева Татьяна Михайловна, правнук – Михаил Митрофанов-Джалиль, правнучка – Елизавета Малышева, заведующая музеем-квартирой Мусы Джалиля Фаттахова Назира Газизовна, старший научный сотрудник музея-квартиры Мусы Джалиля Харасова Ляйсан Фандияровна, племянник джалильца Абдуллы Алиша – Алишев Ильдар Абдуллаевич, племянник джалильца Зинната Хасанова – Хасанов Зиннатулла Шафигуллович, племянник джалильца Зинната Хасанова - Якупов Алмаз Салманович. Перед началом мероприятия гости посетили выставку «Погибая, не умрет герой», в которой вместе с работами учащихся художественной школы были выставлены стенды и экспонаты из музея Зинната Хасанова и истории села Старый Кашир. На мероприятии участвовали и сотрудники музея боевой славы "Гиндукуш"  Тукаевского района: директор музея Гиндукуш Якупова Р.Р и научный сотрудник Гайнетдинова Л.

Хөрмәт белән,
Резеда Гарипова
(8552)37-06-61, 89196271084

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International