Тукай районы картлар hәм инвалидлар йорты.
Тормыш - омтылыш, тереклек - шатлык, яшәү-бәхет. Куаклардан көмеш тамчылар коела,күктә бер-бер артлы йолдызлар сүнә.Сайрар кошлар –сандугачлар,кәккүкләр телгә килә.Күлләрдә төнбоеклар керфек ача. Болыннарда күбәләкләр оча. Шундый матур хәзинәгә карап башлар әйләнә.Табигать без – балаларына гаҗәеп хәзинәләр биргән. Сый-нигъмәтләр белән туендыручы кара туфрак, сулар һава, эчәр су. Болар – бәяләп бетергесез байлык: берсе генә булмаса да, җирдә тормыш юк.
Тукай районы Теләнче Тамак авылы үзенең гүзәллеге, матурлыгы, уңган, тырыш, хезмәт сөючән халкы, берсеннән - берсе матур чишмәләре белән башкалардан аерылып тора.
Узган атнада авылыбызның "Изге" чишмәсен ачу тантанасы булып узды. Тукай районы картлар hәм инвалидлар йортында яшәүчеләребез белән без дә бу бәйрәмдә катнаштык. Чишмәләрне чистарту, торгызу - hәйкәл кую белэн бер ди безнең өлкәннәребез. Чишмә тирәсе бик матур итеп оештырылган, баскыч ясап куелган, ә елгага төшү юлы таш белән түшәлгән. Табигать матур.Табигатьнең кадерен белеп, рәнҗетмичә яшәсәк иде. “Табигатьне саклагыз!”Бу сүзләрне бик еш ишетәбез.Бу сүзләрнең чын мәгънәсен аңлыйбызмы? Һәрвакытта да аңлап бетермибез шул.Ә бит бу сүзләрдә киләчәгебез турында зур мәгънә салынган.Әйләнә-тирә мохитның –җир,һава һәм сулыкларның пычрануы ,табигать байлыкларының кими баруы кешелек җәмгыяте алдында зур бурыч куя.
Олыгайгач һәрбер кеше балачагын сагына,чөнки гөнаһсыз сабый гына тирә-юньдәге матурлыкны үзенең керсез җаны белән аңлый.Авыл баласы берьяктан үзен чолгап алган табигатьнең матурлыгын,аның кабатланмас мизгелләрен күреп үсә.Табигать үзе яраткан кешеләрне генә ярата бит.
Бу яхшы эшләрне башкаручыларга без бик рәхмәтле.
Социаль эшләр буенча белгеч Камалова Альбина Наил кызы.