22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә.

2016 елның 23 августы, сишәмбе

Россиядә ел саен 22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Ул Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 20 августында “Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне турындагы” Указы нигезендә гамәлгә куелган.
 
Андагы һәр төснең мәгънәсе бар. Ак төс – ул азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр – ышаныч һәм рухият, ниһаять, кызыл – бөеклек һәм көч-куәт. Шул уңайдан Кенәз авыл җирлегендә волонтерлар катнашында акция узды

«Татарстан» совхозы поселогының үзәк урамында Кнәз авыл җирлегенең мәдәният йорты хезмәткәрләре, шулай ук «Волонтер» клубы әгъзалары «Триколор» дип исемләнгән чара үткәрделәр. Оештыручылар Кнәз җирлеге халкына Россия әләме төшерелгән тасмалар, бәйрәм турында язылган махсус буклетлар таратты. Авыл халкы бирелгән кечкенә генә бүләкләребезне рәхәтләнеп кабул итеп алды, хәтта берничәне сорап алучылар да күп булды, дип яздылар Кнәз авыл җирлегеннән. 

 

 

 

Фотогалерея

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International