Республиканың мәгариф хезмәткәрләре август конференциясе пленар утырышы кысаларында Татарстанда тантаналы рәвештә Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенә кабул итү тантанасы узды. Татарстан төбәге беренче булып рәсми рәвештә Россия мәктәп укучылары хәрәкәте сафына басачак .50 мәктәп лидерлары (шулар арасында районның Бәтке мәктәбеннән Пасмурова Аделина да бар) һәм педагог-оештыручы Гайнутдинова Гелюса Фаридовна да бу слетта катнаштылар,алар өчен өчен методик семинар үзды. Укучыларны бу тантанада Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлеева котлады . «Россия яшьләр берлеге» Республика җәмәгать оешмасының Татарстан төбәк бүлегендә җитәкче алышынды – берлектә яңа җитәкче итеп Ирина Нурмөхәммәтова билгеләнде. Бу хакта “Россия мәктәп укучылары хәрәкәте” төбәк бүлегенең чираттан тыш конференциясе барышында билгеле булды