Казанда Гомумроссия ата-аналар җыелышы узачак

2016 елның 24 августы, чәршәмбе

30 августта  Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов катнашында III Гомумроссия ата-аналар җыелышы узачак. Җыелышта Интернетка тоташа алган һәркем катнаша ала.

Чара видеоконференция режимында Россия төбәкләре катнашында узачак. Министрга сорау бирү өчен Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтындагы махсус форманы тутыру зарур.

Гомумроссия ата-аналар җыелышын Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы оештыра. Чараның төп максаты - ведомство һәм ата-аналар бергәлеге арасында туры, ачык әңгәмә үткәрү.


"Татар-информ" МА материаллары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International