Район ветеринария берләшмәсе башлыгы Әнсәр Әбделмәнов һөнәри бәйрәмнәре алдыннан республиканың дәрәҗәле бүләгенә лаек булды. Күптән түгел Казанда ветеринария хезмәткәрләре көненә багышлап үткәрелгән киңәшмәдә аңа ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов «ТР ветеринария үсешенә керткән лаеклы өлеше өчен» дигән күкрәк билгесен тапшырды. Әйтергә кирәк, мондый бүләк әле быел гына бирелә башлады һәм аңа республикадан нибары өч кеше лаек булды. Әнсәр Әбделмәнов район ветеринария берләшмәсен инде 14 ел җитәкли, бу тармактагы хезмәт стажы 20 елдан артык.