Район хакимиятенең утырышлар залында атналык киңәшмәдә район башлыгы Васил Хаҗиев ветераннар арасында үзешчән сәнгать буенча «Балкыш» республика фестиваленең зона ярышларында катнашучы район ветераннарын бүләкләде.
Котлауга Валентина Сәгыйдуллина, Тамара Багаева (Кнәз), Нәһыя Гыйльмиева (Әҗмәкәй), Азатнур Ишморатов (Теләнче Тамак), Гөлгенә Исрафилова (Мәләкәс), «Ладушка» ансамбленең сәнгать житәкчесе Татьяна Романова (Бәтке), «Әллүки» ансамбленең сәнгать житәкчесе Рафис Хәсәнов (Күзкәй), «Асылъяр» ансамбленең сәнгать житәкчесе Клара Хөсәенова (Иске Абдул), ветераннар хорының сәнгать житәкчесе Асыя Фазуллина (Биклән), Наил Заһретдинов, Фирдәвес Вәлиев (Новотроицкое), Зөфәк Галләмов, Рифкать Абдуллин (Әҗмәкәй), Илдус Абдуллин (Биклән) лаек булдылар.