«Иң яхшы хуҗалык» бәйгесе тәмам

2016 елның 7 сентябре, чәршәмбе

«Иң яхшы хуҗалык» бәйгесе тәмам. Шушы көннәрдә район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белгечләре бәйгегә нәтиҗә ясадылар. Иске Абдул авылыннан Исламовлар гаиләсе беренче дип табылды. II урында – Яңа поселогыннан Козловлар гаиләсе. Өченче урын Яңа Бүләк авылыннан Галиевлар гаиләсенә бирелде. «Спорт сөюче гаилә» номинациясендә «Татарстан» совхозы поселогыннан Нужиннар гаиләсе җиңүче дип табылды. Шулай ук «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми сайтында да (http://www.tukai-rt.ru/) катнашучыларның шәхси хуҗалыклары өчен тавыш бирү бер ай дәвамында барды. Анда 10555 тавыш белән Борды авылыннан Черновлар гаиләсе беренче урынны яулады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International