Фашизм корбаннарын искә алу көнендә "Батырлык дәресе"

2016 елның 13 сентябре, сишәмбе

 

Фашизм корбаннарын искә алу көне илебез халкы өчен иң күңелсез даталарның берсе.Бу уңайдан Кенәз мәдәният  йорты хезмәткәрләре батырлык дәресе уздырдылар . Бу көнне без сугыш кырында ятып калганнарны, ачтан үлүчеләрне дә, концлагерьларда, тоткынлыкта җәзаланып үтерелүчеләрне дә искә алабыз.
Әлеге искә алу көне (ул 1962 елдан сентябрьнең икенче ял көнендә билгеләп үтелә) дип, сентябрь аен билгеләү очраклы түгел. Беренчедән, Икенче Бөтендөнья сугышы нәкъ менә 1939 елның 1 сентябрендә Германиянең Польша җирләренә басып керүеннән башлана. Сугышның бөтенләй тәмамлануы да 1945 елның 2 сентябренә туры килә.
Икенче Бөтендөнья сугышында 62 дәүләт катнаша. Ул вакытта җир йөзендә 72 ил булуын искә алсаң, әлеге афәт бөтен дөньяга кагылган, дигән сүз. Сугышның югалтулары да коточкыч зур була: 27 миллион солдат яу кырында ятып калса, 50-55 миллион гади кешенең гомере ачлык, концлагерьлар, сугыш хәрәкәтләре вакытында өзелә. Иң күп кеше СССРда, Кытай, Германия, Япония һәм Польшада үлә.
Хәзерге көннәрдә дә кыска хәтерле адәмнәрнең фашизмны яңартырга тырышуына каршы тору, берләшү өчен дә билгеләп үтелергә тиешле көн бу. Әлеге көнне сугышта катнашкан һәр ил искә ала.

  Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International