Тукай районының 3 гаиләсенә ана капиталы сертификаты тапшырылды

2016 елның 14 сентябре, чәршәмбе

Бүгенге "Энергетик" мәдәният йортында  Тукай районының 3 гаиләсенә  ана капиталы сертификаты  тапшырылды, бу сертификатка ел башыннан  2.233 гаиләгә тапшырылган ,шул исәптән, аларның  2020 ана капиталы акчаларын өлешчә яки тулаем файдаланган инде.Үз көченә кергән федераль закон буенча, ана капиталын, бу сертификатка хокук бирүче балага өч яшь тулганчы ук, торак кредиты яки займы буенча беренчел түләүгә файдаланырга мөмкин.

Бу акчаны элек тэ торак кредитын түләүгә тотарга мөмкин иде, тик бу кагыйдә беренчел взноска кагылмый иде. Хәзер мондый чикләү юк.

Моннан тыш, хәзерге вакытта пенсия фондының идарәсе ана капиталының 25 мең сумын түләү өчен гаризалар кабул итә.

Мондый мөмкинлектән ана сертификатын алган яисә 2015 елның 31 декаберенә кадәр алачак, һәм ана капиталының бар суммасын тотып бетермәгән  гаиләләр файдалана ала. Бер тапкыр бирелә торган бу түләүгә ия булыр өчен Россиянең Пенсия фондының территориаль органнарына 2016 елның 31 мартына кадәр мөрәҗәгать итеп, гариза язарга кирәк.

Гаризаны, сертификат алу хокукын биргән бала туганнан соң никадәр вакыт үтүенә карамастан, Россиядә яшәүче барлык ана капиталы ияләре тапшырырга мөмкин.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International