15 сентябрь көнне«Мәгариф» журналы редакциясе “Авыл укытучысы-2016” конкурсының 3 нче этабы – мастер-класслар ярышы уздырды .Мастер-класс форматы: жюрины укыткан предметның әһәмияте, аны укытуда кулланылган шәхси новацияләр, оригиналь алымнар һәм казанышлар белән таныштыру. Анда безнең Тукай муниципаль районыннан Иске Дөреш авылы башлангыч сыйныф укытучысы Фәүзия Хәйдәр кызы Габсаматова катнашты һәм номинация буенча җиңүче булды .Конкурсның максаты:Татарстан Республикасы районнарында, шулай ук Россиянең башка төбәкләрендә югары милли һәм иҗтимагый үзаңга һәм һөнәри осталыкка ия булган, хезмәттәшләре һәм укучылары арасында югары абруйга ирешкән укытучыларны ачыклау;иҗади һәм инновацион укытуга омтылган мәгариф хезмәткәрләрен таныту һәм аларның эшләрен җәмәгатьчелек тарафыннан хуплау; милли мәгарифнең актуаль мәсьәләләрен күтәрү иде