Тләнче-Тамак мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары эзтабарлар сафына кабул ителде. Мәктәптә кыска гына уку вакытында кечкенә дусларыбыз эзтабарлар турында бик күп мәгълумәт тупларга өлгергәннәр. Алар эзтабарларның нинди булырга тиешлеген, эзтабар кагыйдәләрен өйрәнделәр, эзтабарлар турында шигырьләр сөйләделәр, вожатыйлары ярдәмендә бик күңелле бәйрәм күрсәттеләр. Соңыннан вожатыйлар аларга эзтабарларның значокларын тактылар.