Теләнче Тамак авыл җирлегенең 2664нче номерлы сайлау участогында актив рәвештә сайлаулар дәвам итә. Комиссия рәисе Гөлнур Камалова хәбәр итүенчә, сәгать 10га, сайлауларга киләсе тиешле 963 кешенең 349ы инде үз тавышларын биргән. Теләнчетамаклылар, ил-көннәр тыныч булсын, балалар исән яшәсеннәр дип, үз тавышларын бирделәр.