Слетның барлык бәйгеләре буенча безнең кече яшьтәгеләр төркеме – беренче УРЫНГА ЛАЕК БУЛДЫ

2016 елның 18 сентябре, якшәмбе

Яңа поселогы территориясендә Татарстан мәктәпләре арасында туристлык буенча LXI республика слеты үтте. Анда 12 команда катнашты. Слетны район башлыгы Васил Хаҗиев ачты.

Безнең районнан өстәмә белем бирү педагогы, туристлык юнәлешендә эшләүче Виктор Белов кече, урта һәм өлкән сыйныф укучыларыннан торган өч төркем әзерләгән иде. Слетның барлык бәйгеләре буенча безнең кече яшьтәгеләр төркеме – беренче, урта яшьтәгеләр – алтынчы, өлкәннәр икенче урынны алдылар. Төркемнәр җәяүле туризм, су туризмы техникалары, канат тартышу һәм башка спорт төрләре буенча көч сынаштылар, фотолар, турист җырлары бәйгеләрендә катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International