Районара салым инспекциясе исегезгә төшерә: физик затларның 2015 ел өчен милек, транспорт, җир салымнарын түләү вакыты 2016 нчы елның 1 декабренә кадәр. Закон нигезендә “Личный кабинет налогоплательщика”дан файдаланучыларга салым түләү өчен белдерү кәгазьләре электрон рәвештә җибәрелә. Яңа таләпләр буенча, хәзер салым түләүче һәркемгә ташлама бирелә. Аны белгечләр үз телләрендә “налоговый вычет” дип йөртә. Бүлмәләргә – 10, фатирларга – 20, йортларга 50 квадрат метр торак мәйданына салым түләргә туры килмәячәк. Мәсәлән, бер кешенең исеменә 15 квадрат метрлы бүлмә теркәлгән булса, хуҗасына 10 квадрат метр өчен ташлама бирелә, ул бары калган 5се өчен генә түли. 42 квадрат метрлы фатиры булган очракта, 20 квадрат метр чигерелә, димәк, калган 22се өчен түлисе була. 70 квадрат метрлы йортта яшәүчеләргә 20 квадрат метр өчен генә салым салыначак – 50се чигерелә. Әлегә кадәр мондый ташламалар каралмаган иде, диләр салым инспекциясендә. Барлык күчемсез объект мәйданнарына чигерелү (вычет) ясалачакмы? Мисалга, кешенең ике йорты бар икән, һәрберсенә 50 квадрат метр чигерелә. Бу фатирларга да, бүлмәләргә дә кагыла. Ә менә ташламалардан файдалана торган, ягъни салымнан азат ителүчеләр категориясенә кергән кеше булса (Федераль закон 15 категория гражданнарны салымнардан тулысынча азат итә), ул очракта, вычетлар һәрберсенә чигерелә, ә ташлама бары милекнең берсенә генә ясала. Моңа кадәр, инвалид исемендә ничә милек булса да, салымнан азат ителә иде. Хәзер исә бер фатир, бер йорт, бер бүлмәсе өчен генә түләмәячәк. Мәсәлән, инвалид кеше исемендә ике йорт, ике фатир бар икән, быелдан башлап бер йортына, бер фатирына түләргә туры киләчәк.
Транспорт, җир, милек салымын 1 декабрьгә кадәр түләргә кирәк. Бу хактагы белдерү кәгазе халыкка октябрь аенда өләшенеп бетәчәк. Ә салым идарәсенең рәсми сайтында шәхси бит ачучыларга исә белдерү кәгазьләре җибәрелми.