24 сентябрь көнне Казан шәһәрендә "Казан ярминкәсе"ЧҖ дә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Республикакүләм "Минем ел – минем байлык" конкурс-фестивале узды. Тукай районы картлар һәм инвалидлар йортыннан бу фестивальдә Гибадуллин Нәгыймулла Зиннәт улы «Вокал» номинациясендә чыгыш ясады, «Умырзая» җырын башкарды. Шулай ук картлар һәм инвалидлар йорты «Живопись» номинациясендә дә картиналар,кул эшләрен тәгъдим итте.