Биклән авылында гомер итүче тыл ветераны Наҗия Хаҗи кызы Хәсәнова 27 сентябрь көнне үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны котларга район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров ,авыл җирлеге башлыгы һәм авыл ветераннар советы рәисе килделәр . Алар юбилярга В.В. Путинның тәбрикләү телеграммасын һәм район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар.