Кәҗә һәм сыер асраучыларга субсидия

2016 елның 28 сентябре, чәршәмбе

Республика районнарына савым сыерлары, кәҗәләр һәм бер яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиләре тотучы шәхси хуҗалыклар өчен бюджет акчалары күчерелде.


ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтеннән ачыклык кертүләренчә, субсидияләр бер баш савым сыеры өчен – 3000 сум, савым кәҗәсе һәм бер яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиләре өчен 1әр мең сум исәбеннән исәпләнгән.

Шулай итеп, савым сыерлары өчен – 320 миллион сум, савым кәҗәләре һәм бер яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиләре өчен 36 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Шул рәвешле терлекләрнең баш санын саклап калырга, терлекчелек продукциясен җитештерүне арттырырга җыеналар. Алай гына да түгел, субсидия белән кызыксындыру халыкның эш белән тәэмин ителешен һәм керемен арттырырга да булышачак, дип хәбәр итә идарә тармагы.Тукай районында 1486 баш  сыер,1286 кәҗә исәпләнә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International