Биклән авылының мәктәбе базасында эвакуацияләнгән кешеләрне кабул итү гамәлдә күрсәтелде.

2016 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

Биклән авылында дәрестә гражданлык оборонасы өлкәсендә чараларны планлаштыру буенча документлар булдыру, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм ликвидацияләү, эвакуация-кабул итү пунктларын әзерләү буенча Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының гражданнар оборонасы өлкәсендә вәкаләтләрен гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы урынбасары Наил Гәрәев чыгыш ясады. Шулай ук Биклән авылының мәктәбе базасында эвакуацияләнгән кешеләрне кабул итү гамәлдә күрсәтелде. 

Эвакуацияләнгән кешеләр белән тулы эшелон иртәнге сәгать 8:30 «килеп җитте». «Эвакуацияләнгән халык»ны билгеләнгән урынга алып китү өчен үз транспортлары белән барлык авыл җирлекләре башлыклары җыелды. Күрсәтмә такталарга карап, колонна Наил Гәрәев белән берлектә, Биклән авылы мәктәбенә китте. Хисап төркеме җитәкчеләре, җәмәгать тәртибен саклау өчен җаваплыны җибәрү һәм озатып бару төркемнәре, ана һәм бала бүлмәсе, медицина пункты мөдирләре, белешмәләр бирү өстәле өчен җаваплы хезмәтләр алдан расланган схема буенча эш итте, сигналлар эшләде, документациядә күрсәтелде. Наил Гәрәевка гражданнар оборонасы буенча чараларга әзерлек тулысынча күрсәтелде. Мондый чара Мусабай-Завод авылында да үткәрелде.

– Хәзерге вакытта гражданнар оборонасы – сугыш, шулай ук табигать һәм  техноген характердагы  гадәттән тыш хәлләрдә  халыкны саклау яки  саклауга әзерләнү буенча чаралар. Катастрофаларга каршы тору, зыянын бетерү һәм теге яки бу гадәттән тыш хәл килеп чыкканда үзеңне ничек тотарга кирәклеге хакында халык арасында аңлату эшләре алып бару бик мөһим. Без теләсә нинди гадәттән тыш хәлгә әзер булырга һәм эвакуацияләнгән кешеләргә ярдәм күрсәтергә әзер булырга тиеш, – диде безгә Биклән авылының мәктәп директоры Айрат Ибраһимов. 

Сүз уңаеннан, 12-13 октябрь көннәрендә гражданлык оборонасы буенча гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм юкка чыгару буенча авыл җирлекләрендә күнегүләре узачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International