“Конверттагы” эш хакы

2016 елның 3 октябре, дүшәмбе
Эшләүченең хезмәт урыныннан пенсия фондына кертемнәр күчерелми икән, киләчәктә ул яхшы пенсиягә өметләнә алмый. 
Сер түгел, бүген кайбер эш бирүчеләр хезмәткәрләрен эшкә алганда, аларны тиешенчә рәсмиләштермичә, “зарплата”ны конвертта килеш кенә бирә. Бу инде хезмәткәрнең пенсия фондына кертемнәре күчерелми, гади генә әйткәндә, картлык көненә “запасы” җыелмый дигән сүз. Шунлыктан, эшкә урнашканда. әүвәл эш бирүче белән хезмәт килешүе төзү мөһим. Алай-болай, пенсия я эш хакы юллап, суд юлларында йөрергә туры килсә дә, кем әйтмешли, һаман шул рәсми  кәгазь кирәк. 
Ә инде хезмәт хакын “конвертта” гына түләүче эш бирүчеләрдән “Халык контроле” порталына язып зарланырга була. Яисә   Тукай районы буенча “кайнар линия”гә, 700076  номерына шалтыратып хәбәр итәргә дә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International