Балагызга СНИЛС алырга онытмагыз!

2016 елның 4 октябре, сишәмбе

Ата-аналар балаларына СНИЛС алырга тиешләр

 

 

Берничә ел инде ата-аналар балаларын мәҗбүри пенсия иминиятләве системасында теркиләр һәм аларга шәхси лицевой счет иминиятләү номеры (СНИЛС) алалар.

Элегрәк СНИЛС эшләүче гражданнарга аларның пенсия хокукларын исәпкә алу өчен кирәк иде. Ләкин соңгы елларда СНИЛС яңа функциягә ия булды - Россиядә яшәүчеләргә ул дәүләт хезмәтләрен алуда (шул исәптән электрон) шәхси мәгълүматлар идентификаторы булып тора. Кайбер төбәкләрдә СНИЛС муниципаль  хезмәтләрдән файдалану өчен дә  кирәк. Мисал өчен, балалар бакчасына йөрү хокукы алу өчен.
СНИЛС дәүләт хезмәтләреннән файдалануның бердәм порталын кулланучыларга мөһим 
Бала тугач та аңа СНИЛС рәсмиләштерергә мөмкин. Моның өчен яшәү урыны буенча Пенсия фондына мөрәҗәгать итеп, баланың туу турында таныклыгын һәм ата-ананың паспортын алып килергә. Биредә сез гариза (анкета) тутырасыз һәм ике атнадан соң  мәҗбүри пенсия иминиятләве таныклыгы аласыз.
 

 

Пенсионная справочная    30-42-42

E-mail: 383074@mail.ru

SMS-сообщения +7-960-088-30-74

Горячая линия ПФР 8-800-775-5445

Facebook www.facebook.com/pensionniy

Вконтакте: vk.com/pfr_ nabchel

Интернет-сайты: www.pfrf.ru,www.pfrrt.ru

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International