Эштән туктаган пенсионерга кайчан пенсия көтәргә?

2016 елның 5 октябре, чәршәмбе

Хезмәт эшчәнлеген туктаткан пенсионерларга индексацияне исәпкә алып, иминият пенсиясе 3 айдан соң гына түләнә.

Мисал өчен, апрельдә эштән туктаганнарга ул 2016 елның 1 августыннан гына бирелә (май, июнь, июль). Майда лаеклы ялга туктаган пенсионерларга 1 сентябрьдән генә түләнә (июнь, июль, август) һ.б. Бу хакта Пенсия фондының Әлмәт идарәсе аңлатма бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International