Район мәктәпләрендә фән олимпиадалары башланды. 5-11 сыйныф укучылары икътисад, тарих, математика, физика буенча белемнәрен сынадылар инде. 8-11 сыйныфларда хокук белеме буенча олимпиадалар үтте. Район мәгариф идарәсе методисты Әлфинур Хөсәенова белдерүенчә, укучыларның күпчелеге математика һәм тарих фәннәрен сайлый. Мәктәп этабын үтүчеләр муниципаль турда катнашачак. Ул октябрь ахырында башлана.