5 октябрь көнне Калмаш мәктәбендә район мәгариф идәрәсендә методист ,бухгалтер һәм техник персоналлар булып эшләгән хезмәткәрләр белән очрашуы узды.
Әлеге фидакарь җаннар үзара аралашып хатирәләре белән уртаклаштылар. Инде бакыйлыкка күчкән хезмәттәшләрен сагынып искә алдылар. Очрашуда Башкарма комитет җитәкчесенең мәгариф буенча урынбасары, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Рамил Исаев,Калмаш авыл җирлеге башлыгы Равия Габдуллина , мәктәп директоры Айрат Габдуллин, "Ләйсән" балалар бакчасы мөдире Диләрә Хамитовна үзләренң җылы тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр,мәктәп укучылары һәм мөгаллимнәре хезмәткәрләргә үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр.Очрашуны мәгариф идарәсе, мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы оештырды. Чарада катнашучыларга чәй өстәле һәм бүләкләр әзерләнгән иде.