«Халык контроле» порталына яза алалар

2016 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

Тукайлылар хәзер «соры» хезмәт хакы, килешү төземичә эшләү очраклары турында «Халык контроле» порталына яза алалар. Сайтта «Серый» рынок труда» дигән юнәлеш барлыкка килде. Әлеге хәбәрләр хезмәт мөнәсәбәтләрен тиешле тәртиптә оештырмаган эш бирүчеләрне барларга, аларга карата чаралар күрергә мөмкинлек бирәчәк. Порталга шулай ук хезмәт куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлмәве турында хәбәрләр дә җибәрергә мөмкин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International