Башка урыннардагы кебек, Күперле авылы клубын да да Өлкәннәр көненә җентекләп әзерләнделәр
“Чәчләргә чал керсә дә, күңелләр әле яшь” дигән концерт программасы куйдылар һәм моның белән авылыбыздагы өлкән яшьтәге хөрмәтле кешеләрне бик сөендерделәр. Шулай ук күргәзмә оештырдылар Анда укучылар чакырылган әбиләр һәм бабайларны котладылар, аларга сәхнәләштерелгән тамаша күрсәттеләр, шулай ук чәй табыны да әзерләделәр.