Биклән мәктбендә “Татар теле дәресләрендә укучыларның танып-белү эшчәнлеген оештыру” дигән темага татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары булды. Якупова Л.Х. 6 нчы класста татар теленнән “Фигыльнең барлык-юклык төре” темасына дәрес, Абдуллина Л.Р. 5 нче класс укучылары белән мәктәп музеенда Г.Тукайга багышланган дәрестән тыш чара күрсәтте. Калмаш урта гомуми белем мәктәбенең татар теле укытучысы Борһанова Г.Н. “Олимпиадаларга әзерләнү” темасына чыгыш ясады.