Теләсә нинди килешүнең үз куркынычы бар. Күчемсез милек белән килешүләр төзегәндә дә көтелмәгән хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Мондый килешүләрне иминләштерү өчен, Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе күчемсез милек сатып алучы һәр кешегә бу объект турында мәгълүматны алдан алып куярга киңәш бирә Күчемсез милек объекты сатучы милке булып саналамы-юкмы икәнне ачыклау өчен күчемсез милек һәм аның белән килешү хокукларының Бердәм дәүләт реестрыннан выписка (ЕГРП) алырга була. ЕГРПдан мәгълүматларны шулай ук сайтта, “Запрос к информационному ресурсу” хезмәтеннән файдаланып белергә мөмкин.
Күчемсез милек белән эш иткәндә мошенниклардан саклануның башка чаралары да бар. Әгәр сез үзегез хуҗа булган күчемсез милек объектлары өчен борчыласыз икән, Росреестр Идарәсенә күчемсез милек белән килешүләр бары тик сезнең катнашуда гына төзелә ала, дигән гариза бирә аласыз. Чикләү турында язма ЕГРПга кертелеп, аны хуҗаның гаризасы, суд карары, шулай ук милек хокукы башка кешегә күчкәннән соң теркәүче карары белән генә бетерергә була.
Моннан тыш, 2014 елның 1 февраленнән “Күчемсез милек һәм аның белән килешүләргә хокукларны дәүләт теркәве турында” Федераль законга кертелгән үзгәрешләр нигезендә, Росреестр белән бергә, нотариуслар да күчемсез милек килешүләрен раслый ала. Үзләре раслаган килешүләр өчен алар үзләре җавап бирәчәк. Бу очракта күчемсез милек буенча дәүләт килешүләрен теркәү вакыты 5 эш көнендә башкарыла.