Тукай һәм Сарман районнарыннан килгән башлангыч сыйныф укытучыларының семинары булып узды.

2016 елның 18 октябре, сишәмбе

Иске Дөреш башлангыч  мәктәбендә Тукай һәм Сарман  районнарыннан килгән башлангыч сыйныф укытучыларының семинары булып узды. Ул “Дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә ФГОС  та педагогик технологияләрне файдалану” темасына багышланды.

 Семинар барышында Иске Дөреш һәм Теләнче- Тамак мәктәп укытучылары  ачык дәресләр үткәрделәр. Укучыларның активлыгы биредәге педагогларның  эшчәнлек дәрәҗәсенә бәяне тагын да күтәрде. Дәресләр заманча мульти,-медиатехнологияләр нигезендә узды.Иске Дөреш "Әкият "балалар бакчасы нәниләре рус экиятлэре буенча әсәрләрне сәхнәләштерделәр

Район методик кабинет методисты Әнисә Гелметдинова  чыгыш ясады,кунаклар үзләренең укыту алымнары белән уртаклаштылар.Семинар түгәрәк өстәл артында дәвам итте. Биредә укытучылар эш тәҗрибәләре һәм планнары хакында фикер алыштылар.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International