Россия Федерациясенең җир кодексының 42 нче статьясе җир пае хуҗаларын авыл хуҗалыгы җирләрендә җирнең эшкәртелүен, туфракның тиешле тәртиптә тотылуын тәләп итә.Шуңа күрә әгәр җирне эшкәртергә, арендага бирергә яисә сатарга теләк булмаса бу участоктан баш тарту отышлырак.Бүгенге көндә бу процедура җиңеләйтелгән.Моның өчен җиргә хуҗа булу турындагы документлар белән җирдән баш тарту турындагы гаризаны дәүләт теркәве уздыручы органга (Росреестр) тапшыру да җитә.