Районыбызда өлкәннәр ункөнлеге зур оешканлык белән узды,куп төрле чаралар оештырылды. Шундыйларның берсе, 10 октябрь көнне хәкимият бинасында узды. Анда муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев авыл җирлекләренең ветераннар (пенсионерлар) һәм инвалидлар оешмасы рәисләре,Президиум әгъзалары белән очрашты. Чәй өстәле янында күңелле сөйләшүләр, истәлек яңартулар, концерт булды,өлкәннәргә зур игътибар күрсәтелде.
Соныннан аларга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты- «СМП-Нефтегаз» ачык акционер җәмгыяте генераль директор урынбасары Фоат Комаров исеменнән бүләкләр тапшырылды. Килгән кунаклар бәйрәмне оештыручыларга ихлас рәхмәтен җиткерде.