Социаль яктан имин булмаган гаиләләнең өйләренә янгын чыгу куркынычы булуын искәртүче датчиклар урнаштырдылар.

2016 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

Күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге, социаль яклау һәм җирлекләрдәге аерым янгын сүндерү постлары хезмәткәрләре бу атнада өч көн рәттән аз керемле, күп балалы, социаль яктан имин булмаган гаиләләргә чыктылар. Белгечләр аларның өйләренә янгын чыгу куркынычы булуын искәртүче датчиклар урнаштырдылар.  Янгын сигнализациясе датчиклары белән республикада 500гә якын, безнең районда 20 гаилә тәэмин ителде. Оештыручыларның әйтүенчә, акциянең төп максаты – халыкның янгын чыгу куркынычы аеруча зур булган катламын сәламәтлекләренә зыян килүдән һәм үлемнәрдән саклау.

Рейдлар вакытында инспекторлар янгынны кисәтүче приборлар кую белән генә чикләнмәделәр, һәр гаиләдә профилактика эшләре дә алып бардылар. Алар датчиклар турында тәфсилләп сөйләделәр, приборларның эшләү принципларын аңлаттылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International