20 октябрь көнне муниципаль район башлыгы урынбасары Р.И. Закиров Кызыл байрак авылында гомер итүче Нурлина Ә.К. 90 яшлек юбилее белән котлады. Әнисә Каюм кызына Россия Президенты В.В.Путиннын тәбрикләү открыткасын һәм район башлыгы В. Хаҗиев исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.Шулай ук юбилярны район ветераннар оешмасы рәисе Г. Зарипов,Мусабай Завод авыл җирлеге башлыгы Ф. Әглязова , туганнары,балалары котлады.