«Минем елларым – минем байлыгым» дип исемләнгән республика иҗат фестиваль-бәйгесе

2016 елның 25 октябре, сишәмбе

Казан шәһәренең «Казан ярминкәсе» җәмгыятендә «Минем елларым – минем байлыгым» дип исемләнгән республика иҗат фестиваль-бәйгесе үткәрелде. Әлеге бәйге интернат-йортларда тәрбияләнүче өлкәннәр арасында уздырылып килә. Быелгы бәйгедә дә катнашучылар сәхнәдә үз осталыкларын күрсәттеләр: нәфис сүз, вокал, хореография, гамәли-декоратив сәнгать төрләре буенча чыгыш ясадылар. Тукай районының картлар һәм инвалидлар интернат-мәктәбендә тәрбияләнүче Нәгыймулла Гыйбадуллин «Вокал» номинациясендә үз көчен сынап карады. Нәгыймулла Зиннәт улы «Умырзая» дигән җырны башкарды. Шулай ук картлар һәм инвалидлар интернат-йорты «Рәсем сәнгате» номинациясендә дә катнашты. Бәйгедә интернатта тәрбияләнүче әби-бабайларның гаҗәеп картиналары тәкъдим ителде, дип язды картлар һәм инвалидлар интернат-йортының социаль эшләр буенча белгече, психолог Альбина Камалова.

 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International