Милек салымын түләү вакыты – 1 декабрьгә кадәр

2016 елның 26 октябре, чәршәмбе

Физик затлар өчен 2015 елгы милек салымнарын (җир, транспорт һәм физик затлар өчен милек салымы) түләү вакыты 1 декабрьгә кадәр дип билгеләнде. 

Салым хезмәте сайтында «Налог на имущество физических лиц 2016» дигән махсус бүлек ачылды. Онлайн-сервистагы салым калькуляторы аша һәр кеше үзенең күпме cалым түләячәген исәпләп карый ала. Моның өчен милек объектының инвентаризация, кадастр бәясен, мәйданын, салым ставкасын белергә кирәк.

Салым органнары Росреестр тәкъдим иткән мәгълүматларга һәм җирле үзидарә органнары тәкъдим иткән ставкалар һәм ташламаларга карап, салым исәпли. 

Милекнең кадастр бәясе күләмен гражданнар Росреестр сайтыннан карап белә ала. 

Шәхси кабинетта теркәлгән гражданнарга салым турында белдерү кәгазе электрон юл белән генә җибәрелә. Почта аша салым турында кәгазь килми! Бу сервис аша акча түләргә дә була. Салым турында белдерү кәгазендә төгәлсезлекләр бар икән, бу турыда салым органына хәбәр итү сорала.

Милек салымы исәпләү, салым кәгазе алмау белән бәйле сораулар барлыкка килсә, физик затлар Яр Чаллы шәһәре, Железнодорожниклар урамы, 17нче йорт адресы буенча урнашкан инспекциягә мөрәҗәгать итә алалар.

 

Уплатить имущественные налоги физические лица обязаны в срок не позднее 1 декабря 2016 года. Произвести оплату возможно одним из следующих способов:

  • в Личном кабинете или с помощью интернет-сервиса "Заплати налоги" на сайте ФНС России;
  • в отделениях кредитных организаций и с помощью платежных терминалов;
  • в отделениях федеральной почтовой связи или в органах местного самоуправления.

 

Отдел учета и работы с налогоплательщиками

Подробнее: https://vk.com/mrifns9rt

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International