«Халык контроле» порталына борчыган сорауларны юллый аласыз

2016 елның 26 октябре, чәршәмбе

Райондашлар «Халык контроле» порталына төрле категорияләр буенча үзләрен борчыган сорауларны юллый ала. Хәзер әлеге мәгълүмат порталында авыл хуҗалыгы, экстремизм, дини һәм милли каршылыклар, этил спирты, алкогольле эчемлекләр һәм составында спирт булган продукцияләрнең законсыз әйләнеше, коррупция гамәлләре хакындагы хәбәрләрне дә юлларга була. Бер генә мәгълүмат та игътибарсыз калдырылмый, алар тиешле хезмәтләргә юнәлтелә, дип хәбәр итә Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил аппараты.

 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International