30 октябрь илебездә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Россия тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана.Советлар Союзында озак елларга сузылган сәяси репрессия нәтиҗәсендә миллионлаган кешегә «кара тамга» тагыла, меңләгән гаепсезләр юк ителә. Кулга алынганнарның күпчелеге дистәләгән еллар зинданнарга ябыла. Магадан, Колыма, НКВД ихатасында, салкын подвалларда, ГУЛАГ лагерьларында илебезнең асыл егет һәм кызларының гомерләре киселә. “Халык дошманы” тамгасы алганнарның туганнары, балалары да түбәнсетүләргә, төрле кыерсытуларга дучар ителә.Шулдыйкешеләр арасында Иске Абдул авылында гомер итүче Мингазовлвр гиләсе. Бүген алар "Гиндикуш" музее һәм мәктәп тарафыннан оештырылган очрашуга килделәр, балалар белән шул турыда фикер алыштылар ,үзләренең хәтирәләре белән уртаклаштылар