«Татарстан» совхозы поселогы китапханәсенә 240 мең сумнан артык грант биреләчәк.

2016 елның 8 ноябре, сишәмбе

«Библио-утрау» дип аталган интерактив зона булдыру өчен, «Татарстан» совхозы поселогы китапханәсенә 240 мең сумнан артык грант биреләчәк. Әлеге зонада иң кечкенә яшьтәге балалар да шөгыльләнә алачак. Грант муниципаль районнарның мәдәният һәм сәнгать иҗат коллективлары проектларына ярдәм итү йөзеннән Татарстан Хөкүмәтеннән бүленә. Конкурста 109 проект катнашты, шуларның 35е грант алуга иреште. Финанслау киләсе айда көтелә, проект шуннан соң 10 ай эчендә тормышка ашырылырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International