ТР дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталында гаризаны рәсмиләштереп була.

2016 елның 14 ноябре, дүшәмбе

Хәзер Татарстан Республикасының uslugi.tatarstan.ru дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталында балалар бакчасы өчен түләнә торган акчадан төп һәм өстәмә компенсацияләрне кайтару өчен гаризаны рәсмиләштереп була. 

Моның өчен порталда «Шәхси кабинет» аша «Социаль яклау» категориясен табып, «Социаль яклау оешмасына гариза бирү хезмәтләре» аша «Төп компенсациягә гариза бирү» яки «Өстәмә компенсациягә гариза бирү» баскычларын үтәргә кирәк. 

Исегезгә төшереп үтәбез: бу хезмәтләрне шул ук порталда ЕСИА системасында теркәлгәннән соң гына башкарып була. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International