Район башлыгы авыл хуҗалыгы җитәкчеләре белән очрашты

2016 елның 15 ноябре, сишәмбе

Район башлыгы авыл хуҗалыгы җитәкчеләре белән очрашты .Васил Гариф улы,район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идәрәсе белгечләре белән “Гигант” ҖЧҖ, “Камский” ҖК,“Алмаз” АХП ҖЧҖ,”Ярыш” АХП ҖЧҖ,“Вилданов” КФХ хуҗалыкларында булды,аларның эш нәтиҗәләре белән танышты, авыл хуҗалыгының үсеше турында фикер алыштылар,Татарстан Республикасы муниципаль районнарында республиканың АПК оешмалары арасында авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларының техника ремонтлауга әзерлеге буенча конкурс башлануы турында сөйләштеләр,конкурсның Максатын тагын бер тапкыр искә төшерделәр.Ул – авыл хуҗалыгы техникасының сакланышын һәм техниканы вакытында кышкы саклауга куюны тәэмин итү, аны 2017 елгы кыр эшләренә әзерләүне уңышлы оештыру.

Конкурс комиссиясе составында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге,   «Агрокөч төркемнәре» ЯАҖ  һәм башкалар булачак .

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International