Боерган мәктәбе укучылары укытучылар белән берлектә, районыбызның Иске Абдул авылында урнашкан "Гиндукуш" музеена бардылар. Андагы экспонатлар белән таныштылар. Музейны оештырган Якупов Айбулат абыйларының чыгышын кызыксынып тыңладылар.