Районның барлык авыл җирлекләрендә үзара салым акчасын җыю буенча референдум уза.

2016 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе
20 ноябрьдә районның барлык авыл җирлекләрендә үзара салым акчасын җыю буенча референдум уза. Бу көнне тукайлылар иртәнге сәгать 7дән кичке 8гә кадәр үзләренең сайлау участокларында үзара салым акчасын җыюга карата үз тавышларын бирә алалар. Бездә барлыгы 44 участок сайлау комиссиясе һәм район территориаль сайлау комиссиясе эшләячәк. Искә төшерәбез, авыл җирлекләре карарлары белән районда үзара салым суммасы җирлектә теркәлгән бер кешедән 100 сумнан 300 сумга кадәр дип билгеләнде. Җыелган суммага 1 сумга 4 сум исәбеннән дәүләттән өстәмә акча кайтачак.
Территориаль сайлау комиссиясе 16 ноябрь көнне сайлау бюллетеньнәрен участокларга таратты. Сайлаучылар исемлегендә барысы 30095 кеше. Бюллетеньнәрдә үзара салым акчасының нинди максатларга тотылачагы да күрсәтелгән. Райондашлар тавыш бирер алдыннан һәр пункт белән җентекләп таныша ала. Узган еллар нәтиҗәләреннән күренгәнчә, үзара салым акчасы, нигездә, авылларны төзекләндерүгә, юллар салуга, ял итү урыннары булдыруга, зиратларны карауга һәм башка шундый җирле мәсьәләләрне хәл итүгә тотыла. 
Райондашлар үз тавышларын алдан да бирә алалар. Сайлау участоклары 16-19 ноябрьләрдә 16.00-20.00 сәгатьләрдә халыкны кабул итә.
 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International