16 ноябрь көнне районда АПК оешмалары арасында авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларының техника ремонтлауга әзерлеге буенча конкурс узды .Максат – авыл хуҗалыгы техникасының сакланышын һәм техниканы вакытында кышкы саклауга куюны тәэмин итү, аны 2017 елгы кыр эшләренә әзерләүне уңышлы оештыру.
Конкурс комиссиясе составында Татарстан Республикасы ФГБУ « Россельхозцентр" оешмасы җитәксенеең беренче урынбасары - Р.Р. Хабибуллин,Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге- Р.Р. Садыков, консультант УСХиП -С.А. Волков вәкилләре булды
Комиссиянең бурычлары – техниканың кышкы саклауга куелышын, машина-трактор парклары территорияләренең торышын, Татарстан агросәнәгать комплексы оешмаларының авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауга әзерлеген бәяләү. Шулай ук ремонт эшләрен башкаручы хезмәткәрләргә тудырылган эш шартлары да бәяләнәнде. Нәтиҗәләр:
Беренче урын- А\Ф « Кама» агрофипмасы -155 баллов.
Икенче урын – “Чаллы яшелчәсе+” ҖЧҖ- 145 баллов.