17 ноябрьнең “Участок уполномоченныйлары көне” итеп билгеләнүе юктан гына түгел. 1923 елда нәкъ шушы көнне РСФСР Эчке эшләр халык комиссариаты тарафыннан “Участок надзирателенә инструкция” имзалана. Шушы хокукый-норматив документ совет милициясенең участковыйлар институтын формалаштыруга башлангыч сала.
2011 елда Эчке эшләр министрлыгында реформалар үткәннән соң, участковыйлар “полициянең участок уполномоченныйлары” итеп үзгәртелә.
Шунысы игътибарга лаек: җәмәгать хәвефсезлеге белән бәйле һәр — икенче, криминал белән бәйле һәр дүртенче җинаять участок уполномоченныйлары тарафыннан ачыклана. Эчке эшләр органнарында профилактик исәптә торучы 4 миллион кешегә нәкъ участок уполномоченныйлары күзәтчелек итә.