Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Тукай муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Безнең район
Район башлыгы
Районның символикасы
Район буенча Халык саны
Авыл җирлекләре
Районның авыл хуҗалыгы
Районның картасы һәм схемалары
Идарә органнары
Инвестиция паспорты
Координат кулланып бирелергә тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Район оешмалары һәм учреждениеләре
Тематик бүлекләр
Төрле комиссияләр эшчәнлеге
Коррупциягә каршы көрәш
Милли проектлар
Статистик мәгълүматлар
Тукай районында ветераннар (пенсионерлар) Советы һәм «Татарстан Республикасы Инвалидлар җәмгыяте»
Муниципаль заказ
Дәүләт-муниципаль хезмәтләр һәм Кузәтчелек
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ситуацион үзәк
Эшмәкәрләргә!!
Муниципаль-шәхси партнерлык
Хезмәткәрләр сәясәте
Җәмәгать ярдәмчеләре
Торак мәсьәләләре
«Инициативалы бюджетлаштыру»
Профсоюз тормышы
Программалар, бәйгеләр, бүлек планнары
1945 ел -Бөек Җиңү!
ТАССР төзелүгә 100 ел
Халыкка ярдәм
Виртуальный учебно-консультационный пункт по гражданской обороне (УКП ГО)
Рәсми кәгазьләр
Муниципаль район Уставы
Тукай муниципаль Советы(карарлар,әмерләр)
Муниципаль райн Башлыгының карарлары һәм әмерләре
Башкарма комитетның карарлары, әмерләре
Расланган рәсми кәгазьләр
Шәһәр төзелеше
Халык алдында тыңлауларга чыгышлар
Иҗтимагый һәм гавами тыңлаулар
ТР Тукай муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеш стратегиясе
Рәсми кәгазьләрнең проектлары
Җайлау йогынтысын бәяләү (ОРВ)
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Татарстан Республикасы Конституциясе
Халык мөрәҗәгате
Тукай районы Башкарма комитетының электрон почтасы : tukay.ispolkom@tatar.ru
Кабул итү шартлары һәм вакыты
Сорауларны интернет аша юллау
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә күзәтү ясау
Халык кузәтүе
"Россия Федерациясе гражданнарының мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында"
Закончылык
Юридик консультацияләр
ТҮЛӘҮСЕЗ ЮРИДИК ЯРДӘМ
Гариза үрнәкләре
Матбугат хезмәте
Матбугат хезмэткэрлэре өчен
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
«Якты юл» Тукай районы газетасы
Элемтә өчен белешмә
Элемтә өчен белешмә
Халыктан сораштыру
Ышаныч телефоны
Тукайлылар җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә бәя бирә алалар
Элемтә
Муниципаль районнар
Тукай муниципаль районы
Яңа урамнарга – газ, больницага яңа УЗИ аппараты кирәк – халык депутатка гомуми авыл проблемалары турында сөйләде
2016 елның 23 ноябре, чәршәмбе
Бүген тукайлыларны РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев кабул итте. Дума вәкиле белән очрашуга дүрт райондаш килгән иде. Әйтергә кирәк, сорауларның барысы да авылларның гомуми проблемаларына кагылды. Суровкада Яшьлек урамында Айрат Вәлиуллин поселокка 2016 елда су кертелүен әйтеп үтте, аның өчен олы рәхмәтен белдерде. Электр энергиясе бар, юлларга килгәндә, хәлдән чыгу җаен табабыз. Ләкин газ юк. Якынча 100ләп хуҗалыкка бүген зәңгәр ягулык кирәк, диде ул. Районда ел саен 600гә якын яңа йорт барлыкка килә. Инженерлык коммуникацияләре белән тәэмин итү мәсьәләсе һәр авылда актуаль. «Беренче чиратта Чаллыгаз оешмасыннан техник шартлар турында документ, аннары проект сметасы кирәк. Ансыз программага керү мөмкин түгел. Эшне шуннан башларга кирәк», – дип юнәлеш бирде депутат.
Иске Гәрдәле клубы мөдире Гүзәлия Попова клуб бинасын капиталь ремонтлау мәсьәләсен күтәрде. Биредә клуб РайПОдан сатып алынган бинада эшли. Ул клуб өчен үзгәртелгән, ләкин нык иске, уңайлыклар юк, сәхнә өлешен дә ремонтларга кирәк. Дөрес, ике ел элек иганәче ярдәме белән клубка өстәмә бина төзелгән. Анда барысы да яңа. Клуб мөдире авылның үсүен, бүген 300дән артык кеше яшәвен, яшьләрнең кайтып төпләнүен, халыкның актив булуын әйтеп үтте, шуңа күрә безгә мәдәният үзәге бик кирәк, диде ул. Кабул итүдә катнашкан район башлыгы Васил Хаҗиев бу мәсьәләнең район хакимияте контролендә булуын, төзекләндерү буенча иганәчеләр белән сөйләшү алып барылуын билгеләп үтте.
Круглое Поледан Вәсилә Әхмәтҗанова поселокта яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелсә дә, эшләргә табиб-фельдшер булмавын ачынып әйтте. Шулай ук ул яңа төзелгән урамнарда канализация үткәрү мәсьәләсенә кагылды.
Югары Суыксу авылыннан пенсионер Фирдәвес Шәимов район үзәк больницасына УЗИ, үпкәгә ясалма сулыш бирүче аппаратлар алуда ярдәм сорады. Баш табиб Галим Сабиржановның әйтүенчә, бу аппаратлар больницада бар, ләкин бик иске. Алар бүген ватылып чыгарга мөмкин. Бу, чыннан да,больница өчен бүген көн кадагындагы сорау. Проблема министрлыкка да җиткерелгән. Яңа УЗИ аппараты якынча 3,5-4,5 млн сум, ясалма сулыш аппараты якынча 1 млн сум тора. Марат Бариев бу сорауны үз контроленә алырга, проблеманы хәл итү юлларын эзләргә сүз бирде. ("Якты юл" газетасы)
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
май, 2026 ел
Калмия авылы мәчетендә «Әңкәйгә хат» дип аталган вәгазь кичәсе узды.
Вәгазьдә әниләрнең кадере, аларга хөрмәт һәм мәхәббәт турында тирән эчтәлекле сүзләр яңгырады.
5
май, 2026 ел
Йөз яшьлек Җиңү язы: Шәүкәт ага Әхмәтнәҗиповны бәйрәм белән котладылар
Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев Калмаш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, быел 100 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Шәүкәт Әхмәтнәҗиповны Җиңү бәйрәме белән котлады.
4
май, 2026 ел
Тукай районында атна эчендә алты җинаять эше кузгатылган
Тукай районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре узган атнадагы эшчәнлеккә йомгак ясады.
2
май, 2026 ел
Мусабай-Заводта изге эш: авыл халкы зиратны тәртипкә китерде
Яз һәм хезмәт бәйрәме уңаеннан Мусабай-Завод авылында зур өмә үткәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз