Авыл хуҗалыгы тармагын үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан Президенты Указы белән «Чаллы яшелчәсе» ҖЧҖ директоры Ришат Хатыйповка «Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. Хакимияттә узган атналык киңәшмәдә Ришат Хатыйповны район башлыгы Васил Хаҗиев тәбрикләде.