21 ноябрь көнне муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров Зур Шилнә авылында гомер итүче Моторкин Арсентий Ивановичны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Президенты В.В.Путиннын тәбрикләү открыткасын һәм район башлыгы В. Хаҗиев исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.Шулай ук юбилярны район ветераннар оешмасы рәисе Г. Зарипов, авыл җирлеге башлыгы урынбасары , туганнары котлады.