Сәмәкәй авылында гомер иткән,хәзер Түбән Кама шәһәрендә яшәүче ветеран Сәлихов Габделбәр Сәлих улы 22 ноябрь көнне үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны котларга район башлыгы урынбасары Рөстәм Илдус улы Закиров ,район ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Зарипов Галимҗян Сәетҗан улы,Сәмәкәй авыл җирлеге башлыгы Зиннур Сәгыйтов бардылар Алар юбилярга В.В. Путинның тәбрикләү телеграммасын һәм район башлыгы Васил Хаҗиев исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар.