«Изгелек гимны» - йөрәкләрдән- йөрәкләргә күчсен!
13 ноябрь көнне Казанның «Әкият» курчак театрының концертлар залында әнә шулай дип аталган бик зур хәйрия концерты булды. Билет сатудан кергән акчаны Республика балалар клиник хастаханәсендә каты авырудан дәваланучы балаларга тапшырдылар. Концертта Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Венера Ганиева белән беррәттән танылган эстрада җырчылары: Мөнир Рахмаев, Алинә Шәрипҗанова, Алсу Хәбибуллина, Гөлсирин Абдуллина, Айгөл Хәернасова, Максут Юлдашев, «Ямьле» вокал төркеме, Рәсилә Зәбирова, Лилиана Газизова, Наил Нәбиуллин, Ринат Гыйләҗев, Илнар Җәләлов, Илсур Сабитов, Илнар Миронов, Алсу Хәбибуллина, Инсаф Бәдретдинов, Айгөл Вәлиуллина, Гөлназ Солтанова, Әмир Әхмәдишин, Зөһрә Насыйповалар чыгыш ясадылар.
Алар белән бергә сәхнәгә хастаханәдә дәваланучы балалар да менде, сэхнэ осталыкларын күрсәттеләр. Мөһим акция махсус шушы чара өчен язылган “Изгелек гимны” белән тәмамланды. Аның музыкасын яшь җырчы-композитор Эльвира Гиматдинова, ә сүзләрен якташыбыз, шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева иҗат иткән.